“Бөтен халык кроссы -2013”

2013 елның 23 сентябре, дүшәмбе
Бүген, Рәсәй күләмендә үткәрелә торган традицион спорт ярышлары – “Бөтен халык кроссы -2013” илнең күп кенә шәһәрләрендә үткәрелде. Бүген “Казан-Арена” стадионы тирәсендә иң күләмле һәм зур спорт чараларының берсе -Бөтенроссия йөгерү көне “Бөтен халык кроссы -2013” узды. Бу спорт бәйрәменең тантаналы ачышында Татарстан республикасының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рәфис Бурганов катнашты. “Бөтен халык кроссы - илнең күп кенә шәһәрләрендә үткәрелә торган бик мөхим ярышлар. Үзегез дә килегез, дусларыгызны да алып килегез, ярышларда катнашыгыз, күп куаныч һәм позитив тойгылар алыгыз!” – дип сәламләде Рәфис Бурганов. 2,5 км озынлыктагы массакүләм ярышта 20 меңнән артык кеше катнашты(мәктәп укучылары, спорт мәктәбе укучылары, югары уку йортлары студентлары, урта һөнәр белеме уку йортлары укучылары, бюджет өлкәсе хезмәткәрләре, дәүләт хезмәткәрләре , спортчылар ). Шулай ук гаилә командалары йөгерүләре, спорт ветераннары йөгерүләре, 21 километрлык җиңел атлетика ярым марафоны һәм егетләр арасында 5 километрлык ярышлар узды. Бу ярышларда, Дмитрий Алексеевич Иванов җитәкчелегендә, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хезмәткәрләре дә актив катнаштылар
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International