2013 елның 20 сентябрь көнендә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына багышланган әзерләнү һәм бәйрәм итү буенча оештыру комитетының утырышы узды

2013 елның 21 сентябре, шимбә
2013 елның 20 сентябрь көнендә Яңа Шешмә муниципаль районының башлыгы В.М. Козлов җитәкчелегендә, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына багышланган әзерләнү һәм бәйрәм итү буенча оештыру комитетының киңәйтелгән утырышы узды. Утырышның эшендә Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе башлыгы Иванов Дмитрий Алексеевич катнашты. Оештыру комитетының утырышында түбәндәге мәгълүмат тыңланып китте: 1. Җәмгыяви саклау бүлегенең башлыгы Гайфутдинова А.Х. Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм ветераннарына җәмгыяви булышу чараларын күрсәтү турында; җәмгыяви саклау бүлегенең әгъзалары артыннан беркетелгән Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм ветераннарына бару турында. 2. “ Яңа Шешмәнең централь район хастаханәсе” поликлинникасының мөдире Вафина Р.С. Бөек Ватан сугышы ветераннарына медицина ярдәме күрсәтү турында. 3. Пенсия фонды бүлегенең башлыгы Хиразева Л.Н.. Бөек Ватан сугышы инвалидларын һәм ветераннарын пенсия белән тәэмин итү турында. 4. Белем бүлегенең информацион- методик үзәге директоры Сираева Г.Л. Район мәктәпләрендә “ Тимуровецлар хәрәкәте”н оештыру турында. 5. Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы башлыгы Лаврентьева О.А. Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм ветераннарына кирәк чакта булышу өчен волонтерлар эшен оештыру турында. 6. Мәдәният бүлеге башлыгы Маланчева Т.Н. Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм ветераннары арасында мәдәни - мəгърифəтчелек эшен алып бару турында.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International