2013 елның 19 сентябрендә Чертушкино авылында яңа мәдәният үзәге ачылды.

2013 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе
2013 елның 19 сентябрендә Чертушкино авылында яңа мәдәният үзәге ачылды. Мәдәният үзәге республика программасы “Авыл клубы” һәм президент программасы “ ТР авыл мәдәният үзәкләре төзү” буенча төзелде. Тантаналы ачышта Яңа Шешмә муниципаль районы башлыгы Козлов Вячеслав Михайлович, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе башлыгы Иванов Дмитрий Алексеевич, ТР мәдәният министры урынбасары Нигматуллина Гүзәл Азат кызы катнаштылар. ТР Мәдәният министрлыгы исеменнән Нигматуллина Гүзәл Азат кызы мәдәният йортының директорына музыкаль инструментлар алу өчен сертификат бүләк итте һәм шундый матур Мәдәният йорты беркайчан да буш булмавын, авыл халкы өчен эшләп торуын, Мәдәният йортында үткәрелә торган бәйрәмнәр иң күңелле, иң әйбәт, ә иң мөһиме халыкка мондый очрашулар шатлык кына китереп торуын теләде. Район башлыгы Вячеслав Михайлович ноутбук алу өчен сертификат бүләк итте һәм халыкка мөрәҗәгать итеп, авылда мәдәният үзәгенең кирәклеге турында, ә яңа кыяфәтендә ул тагын да күбрәк иҗади кешеләрне җыячагы турында әйтте. Дмитрий Алексеевич 10 000 сумга сертификат бүләк итте. Клубның тантаналы ачышыннан соң сәхнәдә бәйрәм концерты күрсәттеләр. Анда « Архангельская краса», “Илэм» халык коллективлары, «Телир тэнке» җыр ансамбле, «Шешминка» бию ансамбле, Шайхутдинов Ильназ, Кандеева Зинаида, Мухамадеев Хамис, Зигангирова Зөхрә, Дәүләтшина Ильсияр катнаштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International