Отчет рәвешләрен раслау турында

2013 елның 1 октябре, сишәмбе
Кадерле аучылар ! Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе сезнең игътибарыгызга җиткерә, Идарә белән 2013.30.09. № 139-тэ “ Отчет рәвешләрен раслау турында” боерыгын чыгарды. Ул боерыкта аучылар белән отчетлар бирү рәвеше һәм вакыты, ә шулай ук тутыру тәртибе расланган. Элегрәк чыгарылган 2011.11.04 № 43 –тэ “ Отчетларны җыю һәм тапшыру өчен җаваплы затларны билгеләү турында”боерыгы, 2013.30.09. № 171-тэ боерыгы белән көчен югалткан дип танылды. Өстә күрсәтелгән боерыклар кушымталары белән бергә Идарәнең рәсми сайтында ojm.tatarstan.ru “Хайваннар дөньясын кулланучылар өчен мәгълүмәт” бүлегендә урнаштырылган. Аңлашылмаулыклар килеп чыкмасын өчен, мәгълүматларны Идарәнең үзенә яки, белдерү язуы белән, отчетлар белән таләп ителгән бөтен тамгаларны күрсәтеп, почта аркылы тапшыруны сорыйбыз. ( Ф.И. О, датасы һ.б.) Боерык белән урнаштырылган, атналык оператив мәгълүматларны, факсимиль элемтә белән яки электрон адреска Mariya.Vagina@tatar.ru җибәрергә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International