Республикада беренче байбаклар уяна башлый. Аларны Чирмешән, Азнакай, Лениногорск районнары территориясендә күргәннәр. Байбаклар 7 ай буе кышкы йокыда иделәр.
Әлегә алар аз хәрәкәтләнәләр. Хәзер алар узган елгы коры үләнне ашыйлар, иртә чәчәк ата торган үсемлекләрнең суганчаларын, тамырларын казып чыгаралар. Һәм йоклаганда югалткан су запасын тулыландыралар: кар ашыйлар, әгәр тапсалар, күлләвекләрдән эчәләр. Соңрак байбаклар кирәк булган урында ремонт ясыйлар. Алар өннәреннән туфрак катмарларын чыгаралар һәм, түшәмәләрен алыштырыр өчен, эчкә коры үлән ташыйлар.