ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты 6 апрельдә, алдавыч (җәлеп итә торган) үрдәкләрне файдаланып, ата кыр үрдәкләренә ау сезоны ачылуын хәбәр итә. Ул 6 майга кадәр дәвам итәчәк.
Ау бары тик ышыкланган урыннан гына һәм биш миллиметрдан ким зурлыктагы ядрә тутырылган шома көпшәле утлы корал кулланып кына башкарылырга мөмкин, йөреп аулау тыела. Язгы ау чорында теләсә нинди йөзү чаралары бары тик хәрәкәттә булмаган ышык урын булдыру, шулай ук моторлар кулланмыйча ауланган киекләрне җыеп алу һәм транспортлау өчен генә кулланыла ала.
Аучылык ресурсларын аулау нормасы һәм аучылык биләмәләренең үткәрү сәләте белән сылтама буенча танышырга мөмкин.