Түбән Камада торак йортның подъездына очып кергән көртлекне иреккә чыгаралар

2024 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

Яз көне кошларның парлашу чоры башлана. Әткә кошлар әнкә кош өчен көрәштә уяулыкларын югалталар һәм үзләре үк ярдәмгә мохтаҗ хәлгә төшәләр. Түбән Камадагы торак йортның бер подъезды ишегалдына очып килгән көртлек тә шундыйларның берсе.

Кошны битараф булмаган кешеләр күреп ала һәм ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләренә мөрәҗәгать итә. Алар кошны тикшерәләр, сак кына тартмага салалар һәм табигый яшәү шартларына - районның гомуми кулланышта булган аучылык биләмәләре территориясендәге «Простин болыннарын»а чыгаралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International