Бар иптәшләрең янына: Азнакай районында сөркә-байбакны табигый мохиткә җибәрделәр

2024 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Азнакай районындагы хезмәткәрләре тарафыннан шәһәр коллыгыннан сөркә-байбак коткарылган. Аларга ваемсыз булмаган кешеләр ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.

Хайван шәһәр банкларының берсенә кергән. Тирә-юньдәге хәлләрдән һәм шәһәр тормышыннан куркып, ул куркынычсыз булып тоелган сыену урыныннан китәргә теләми. Аны хайваннар өчен ау ятьмәсенә эләктереп алалар һәм табигый яшәү шартларына – Чатыр-Тау заказнигы итәгендә урнашкан сөркәләрнең зур колониясенә җибәрәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International