Йорт яны кишәрлегендә адашкан кондызны табигый яшәү шартларына җибәргәннәр

2024 елның 14 мае, сишәмбе

Сишәмбе иртәсе Спас районында яшәүчеләрнең берсе өчен көтелмәгән хәлдән башлана. Үзенең йорт яны кишәрлегендә ул түтәлләр, куаклар һәм коймалар арасында тоткынлыкта калган кондызны күреп ала. Ул ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Спас районындагы районара бүлеге хезмәткәрләренә гадәти булмаган табыш турында хәбәр итә.

Алар кондызны тоталар, тикшерәләр һәм, хайванның тышкы җәрәхәтләре юклыгына ышангач, аны табигый яшәү урынына җибәрәләр. Хәзер кондызларның плотиналар төзү вакыты, бу исә аларның активлыклары артуга китерә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International