Чистай районында «Чиста болыннар» заказнигы территориясендә миләш чыпчыгы оясын күргәннәр. 7 көн аерма белән кош оясы фотога төшерелгән. Беренчесендә күксел зәңгәр чуар йомыркалар булса, икенчесендә инде ярым ялангач бәбкәләр.
Хәзер җаваплы ата-аналар бергәләп аларны кайгырталар, ашаталар һәм саклыйлар. Яңа туган кошчыклар ике атна чамасы әле ояда гына булачак. Балаларны беренче атнада ана кош саклый, ә ата кош азык табу белән шөгыльләнә. Аннары әткә һәм әнкә кош бурычларын тигез бүлеп, аларны тукландырырга җиргә дә төшерәләр, ә аннары нәни кошлар тормышларын үзлектән башлыйлар.
Алар гадәттә бөҗәкләр һәм аларның личинкалары, шулай ук яңгыр суалчаннары белән тукланалар.