Урман утырту көнендә Идарә хезмәткәрләре дә катнаштылар

2013 елның 5 октябре, шимбә
Татарстан республикасында урман утырту көне, иң кыйммәтле әйберләрнең берсен – урманнарны сакларга теләүче кешеләрне берләштерә торган, традициягә кергән чыгыш узды. Беренче тапкыр 2010 елда башланган “ Яшел эстафета”га безнең халкыбыз 5 октябрь көне дә чыкты. Тирә –якны саклау елында, чыгышта 20 меңнән артык кеше катнашты, 350 гектар җирлегендә 1,7 миллионга якын агач утыртылды. Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хезмәткәрләре Кадышев поселогы ягында, күл янындагы территориядә нарат агачлары утырттылар. Бүген Идарә хезмәткәрләре белән 300дән артык үсенте утыртылды. Татарстан халкы Бөтен Россия Урман утырту көненә, туган республикабызның экологиясен яхшыртуга шундый зур өлеш кертте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International