Татарстанның ысылдавык аккошлары беренче балалары чыгуга әзерләнә

2024 елның 28 мае, сишәмбе

Азнакай районы Чалпы авылы янындагы Аккош күлендә ысылдавык аккошлар гаиләсендә тулылану көтелә. Хәзер яшь әткә-әнкә кошлар биш йомырка басып утыралар һәм аларны чиратлап саклыйлар.

Балалар якынча бер айдан соң чыгачак. Шышы вакытта булачак әткә кош гаиләсен саклаячак һәм 5 айга кадәр сабыйларын кайгыртачак.

Ысылдавык аккошлар тормышыннан кызыклы факт: алар гомерлеккә парлашалар һәм табигать кочагында 25 елга кадәр яши алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International