ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр иткәнчә, бүгенге көннән республикада дала байбагының санын исәпкә алу башлана. Ул 23 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
Аучылар аларның санын яшәү урыннары буенча билгеләргә тиеш. Башта белгечләр карта-схемада хайваннарның яшәү урыннары чикләрен билгелиләр һәм тамгалыйлар, ә аннары олы хайваннарны һәм балаларны исәпкә алалар.
Узган елгы исәп-хисап нәтиҗәләре буенча республикада байбаклар саны 19 381 баш тәшкил итә. 2022 ел белән чагыштырганда, хайваннар саны 6 % ка арткан. ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты тарафыннан байбакларны уңышлы үрчетү һәм аларның санын арттыру өчен шартлар тудыру буенча чаралар күрелә.
Аларның төп яшәү тирәлеге – республиканың көньяк-көнчыгышы. Сөркәләрнең иң зур колонияләре Лениногорск, Баулы һәм Ютазы районнарында урнашкан. Шулай ук Буа районында «Яңа Тинчәле сөркә колониясе» һәм «Үтинкә сөркә (байбак) колониясе» кебек төбәк әһәмиятендәге табигать һәйкәлләрендә аларның тарихи колонияләре бар.