Сәнәгый балык тоту җирләрен бүлү өчен тәкъдимнәр.

2013 елның 7 октябре, дүшәмбе
Хөрмәтле гражданнар һәм Татарстан республикасының оешмалары! Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе сезгә мәгълүмат белдерә: РФ авыл хуҗалыгы министрлыгының 2013.22.03 №143 боерыгы белән сәнәгый балык тоту җирләрен бүлүнең тәртибе расланган. Бу боерык белән куелган таләпләрне үтәп, Идарә белән Татарстан республикасы җирлегендә сәнәгый балык тоту чикләрен билгеләү эшләре башланды. Тиздән сәнәгый балык тоту участоклары проекты Идарәнең рәсми сайтында урнаштырылаячак. Бөтен граңданнарны,иҗтимагый оешмаларны, хокукый затларны һәм шәхси эшмәкәрләрне, хокукый затлар оешмаларынИдарәгә Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы 29 йорт адрессы буенча участокларның чикләре буенча тәкдимнәрегезне җибәрүегезне сорыйбыз. Сезнең тәкъдимнәрегез, участокларның проектын ясаганда, күздә тотылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International