Уылдык 2024: Идел елгасында су биологик ресурсларын законсыз тоту фактлары ачыкланды һәм законсыз тоту кораллары алынды

2024 елның 29 мае, чәршәмбе

«Уылдык» операциясе кысаларында ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Лаеш районының Тетеево авылыннан 2,5 һәм 3,5 км көньяктарак көймәләрдә су биологик ресурсларын законсыз тоту кораллары белән тоткан гражданнарны тоткарлады. Хәзерге вакытта РФ Җинаять кодексының 256 статьясы (Су биологик ресурсларын законсыз аулау (тоту)) буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Шулай ук күзәтчелек чарасы барышында хокук бозучыларга карата заказникның саклау режимын үтәү турында 4 беркетмә төзелде, Идел акваториясеннән 12 законсыз тоту коралы алыды. Балыкчылар белән аңлату әңгәмәләре үткәрелде.

Исегезгә төшерәбез: 5 июньгә кадәр республикабыз акваторияләрендә «Уылдык–2024» комплекслы оператив-профилактик операциясе уза. Һәвәскәр балык тоту өчен бер гражданга ярдан балык тоту коралларында гомуми саны 2 данәдән артмаган ыргаклы, бер калкавычлы яки төпкел кармак кулланырга рөхсәт ителә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International