Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитетында әйдәп баручы вазыйфалар («җитәкчеләр» категориясе) төркеменә кадрлар резервына бәйге игълан ителә. Хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аеруча саклана торган табигать территорияләре өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге буенча район (районара) бүлегенә кандидатлар карала (Лениногорск районы).
Конкурста катнашу өчен гаризаларны кирәкле документлар белән бергә 20 июньгә кадәр (әлеге датаны да кертеп) конкурс комиссиясе секретаре кабул итә, адресы: Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы, 29 йорт, каб.203, тел.211-73-81, 211-66-94, электрон рәвештә «Россия Федерациясе дәүләт гражданлык хезмәтенең кадрлар составы белән идарә итүнең бердәм мәгълүмат системасы» федераль дәүләт мәгълүмат системасы сайтында Бәйге комиссиясе утырышы (якынча) 09 июльдә узачак.
Вакантлы вазыйфа турында тулырак мәгълүмат «Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәтенең кадрлар составы белән идарә итүнең бердәм мәгълүмат системасы» федераль дәүләт мәгълүмат системасы сайтында һәм «Кадрлар сәясәте» өстәмә битендә урнаштырылган.