Бүген Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәм Вахитов һәм Идел буе районы администрациясе вәкилләре белән берлектә «Уылдык» комплекслы оператив-профилактик операциясе кысаларында урам сәүдәсе урыннары буенча рейд чарасы үткәрделәр.
Тыю кертелүгә карамастан, Колхоз базары территориясендә елга балыгы сату факты теркәлгән. Продукт ветеринария-рөхсәт документларыннан башка сатылган. Хокук бозучыларга карата «Урам сәүдәсен оештыру тәртибен бозу» ТР Административ хокук бозулар кодексының 3.2 статьясындагы 2 өлеше нигезендә административ хокук бозу турында беркетмәләр төзелде.