ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре мәктәп яны лагерьларында тәрбияләнүчеләрне котладылар

2024 елның 31 мае, җомга

Халыкара балаларны яклау көне алдыннан ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре мәктәп яны лагерьларында тәрбияләнүчеләрне бәйрәм белән котладылар.

Бәйрәм хөрмәтенә «Озын Алан» заказнигы хезмәткәрләре мәктәп укучылары өчен музей һәм «Табигать кочагында» экологик сукмагы буйлап экскурсия оештырдылар. Чара барышында балалар гасыр кичкән мәһабәт карагайлар энергиясен тоя алдылар.

Балалар табигатьтән ләззәт алып, үз районнары турында яңа файдалы мәгълүматны белеп, яңа эмоцияләр һәм якты тәэсирләр алулары белән уртаклаштылар. Әгерҗе районы балалары өчен дә шундый ук чара узды. Мондый чараларны оештыру җәйге каникулның искиткеч башлангычы булды һәм балаларга уңай эмоцияләр алырга ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International