Россия мәктәпләрендә цифрлы грамоталылык һәм кибер куркынычсызлык өлкәсендә «Цифрлы ликбез» Бөтенроссия мәгърифәтчелек проектының яңа сезоны старт алды. Проект «ИТ-тармакның кадрлар потенциалын үстерү» һәм «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» милли программасының мәгълүмати куркынычсызлык федераль проектларына ярдәм итү өчен гамәлгә ашырыла.
Бүген ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Рамил Шәрәфетдинов Чистай районының 5 нче мәктәбе укучыларына интернет аша сатып алулар вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре һәм төрле интернет-платформаларда үз белдерүләрен ничек дөрес урнаштырырга кирәклеге турында сөйләде. Спикер мәгълүматны үсеп килүче буынга мөмкин кадәр нәтиҗәлерәк җиткерергә тырышты, тормышта булган очраклардан мисаллар китерде.
«Минемчә, бу теманы өйрәнү хәтта яшь балалар өчен дә бик мөһим. Бүген һәркемнең Интернетка тоташкан смартфоны, планшеты яки ноутбугы бар. Ләкин цифрлы киңлектә мөмкинлекләр генә түгел, куркынычлар да булырга мөмкин. Шуңа күрә Интернетта гигиена кагыйдәләрен үтәү бик мөһим», – диде ул.
Дәрес барышында балалар интернет аша товар сатып алганда намуссыз сатучыларның һәм мошенникларның хәйләләренә эләкмәү турында хәбәрдарлык дәрәҗәсен күтәрделәр.