Чистайда яшәүче битараф булмаган хатын-кыз шәһәрнең бер урман утыртмасында оядан егылып төшкән Кызыл китапка кертелгән колаклы ябалакны күргән. Аның сүзләренчә, кошка песиләр һөҗүм итә башлаган. Аны коткарыр өчен, ул ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләренә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Алар шунда ук килеп җитәләр, кошны тикшерәләр. Тышкы зыян табылмаган. Кошчык нык характерлы булып чыга, үзен яхшы хис итә һәм тамагына да яхшы ашый. Аның тәне әлегә каурыйсыз һәм тыгыз йомшак йон белән капланган. Аңа әле очарга өйрәнергә дә кирәк. Ул, үсеп җиткәнче, белгечләр күзәтүе астында калачак.
Кошларның оядан егылып төшүе ел саен май-июнь айларында башлана. Кошлар ата-ана оясын ташлап,очарга һәм мөстәкыйль яшәргә өйрәнәләр. Шул вакытта битараф булмаган кешеләр кечкенә кошларны коткарырга тырышалар, аларны өйләренә алып кайталар. Әмма болай эшләргә кирәк түгел. Әгәр дә егылып төшкән кош йөри торган юлда, этләрне йөртү мәйданчыгы яки балалар мәйданчыгы янында сикергәли икән, аны ипләп кенә якындагы куаклар яки агачлар янына күчереп кую яки ботакка утырту яхшырак: ата-аналары аны табачак.