Куркуга төшкән кошкай: Оясыннан егылып төшкән ялгыз колаклы ябалакны Чистай паркында этләр һөҗүменнән коткарганнар

2024 елның 14 июне, җомга

Егылып төшкән ялгыз колаклы ябалакны этләр һөҗүменнән коткарганнар. Җирдә ятучы ябалак баласы теләсә кайсы мизгелдә мәчеләрнең яки урам этләренең җиңел табышына әйәнергә мөмкин була. Узып баручы кешеләр әлеге кечкенә кошны бәладә калдыра алмыйлар һәм ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итәләр. Алар кошны килеп тикшерәләр. Ябалакның хәле борчылу тудырмый. Тышкы зыян табылмаган. Кечкенә булганлыктан, ул әлегә оча алмый.

Хәзер кошчык белгечләр күзәтүе астында тора. Ул бик актив һәм әкренләп яңа шартларга ияләшә. Аның туклануы бик яхшы. Ябалак мөстәкыйль тормышка әзер булуга, аны табигый яшәү урынына чыгарачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International