ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре канатлары җәрәхәтләнгән ысылдык аккошны коткаралар

2024 елның 19 июне, чәршәмбе

Ваемсыз булмаган кешеләр Зеленодольск районы Кече Шырдан авылы күлендә кошны күреп алалар. Алар хәбәр иткәнчә, сулыкта яшәүче аккошлар төркеме очып киткән, ә ул ялгыз калган. ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре шунда ук әлеге урынга баралар.

Кошны тикшереп, канатының бераз гына зарарлануын ачыклыйлар. Алган җәрәхәтләренә карамастан, сирәк очрый торган һәм матур кош үзен тыныч тота.  Хәзер аның сәламәтлегенә бернинди дә куркыныч янамый, аңа Сирәк очрый торган хайван төрләрен коткару, саклау һәм табигый яшәү шартларына кайтару буенча  дәвалау станциясе белгечләре тарафыннан кирәкле барлык тәрбия күрсәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International