Кешеләр кошчыкка әткә-әнкәләрен алыштырдылар: Яшел Үзән районында Кызыл китапка кертелгән дербник (лачыннар семьялыгыннан) кошчыгын коткардылар

2024 елның 19 июле, җомга

Кызыл китапка кертелгән дербникның баласын коткару тарихы 12 көн элек үк башлана. Оядан егылып төшкән кошчыкны Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә яшәүче битараф булмаган кешеләр таба. Ул вакытта кош бик зәгыйфь була, эчәргә һәм ашарга тели. Мөгаен, кош баласы тиешле очу күнекмәләренә ия булганчы ук оядан китәргә карар кылгандыр.

Кешеләр кичекмәстән ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итә. Белгечләр, урынга килеп карыйлар, аның тышкы җәрәхәтләрен тапмыйлар. Аңа Кузя кушаматы бирәләр. Хәзер кошчык кеше белгечләр күзәтүе астында. Алар аны мөстәкыйль рәвештә ризык табарга өйрәтәләр. Кош баласы мөстәкыйль яшәү өчен кирәкле барлык күнекмәләрне алгач, аны табигый яшәү тирәлегенә җибәрәчәкләр.

Белешмә өчен: дербник – чагыштырмача кыска канатлы һәм озын койрыклы кечкенә лачын. Республика территориясендә күп дигәндә биш пар оя кора. Күчмә, оя корып яши торган төр. Соңгы вакытта күченү чорында аларның саны артуы күзәтелә. Мәйданы ягыннан кечерәк булган катнаш һәм ылыслы урманнарда яши. Вак кошлар, сирәгрәк тычкансыман кимерүчеләр һәм эре бөҗәкләр белән тукланалар. ТР һәм РФ Кызыл китапларына кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International