Чистайда оядан егылып төшкән керәшә (яр карлыгачы) баласын тәрбиялиләр

2024 елның 22 июле, дүшәмбе

Чистайда яшәүче хатын, ишегалдында этен йөрткәндә, оядан егылып төшкән керәшә баласын күреп ала. Кош баласы агач янында сикергәләп йөри, оча алмый. Озак уйлап тормыйча, ул «Чиста болыннар» тыюлыгы хезмәткәрләренә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Алар кошчыкны карыйлар, тышкы җәрәхәтләр тапмыйлар.

Хәзер кошчык белгечләр күзәтүе астында тора. Алар аны ашаталар һәм эчертәләр. Кошчык бик тиз көч җыя. Ул канатлануга, аны табигый яшәү тирәлегенә җибәрәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International