Бөгелмә районы автотрассасында кыргый хайван катнашында чираттагы юл-транспорт һәлакәте булган. Автомобильче җиңел автомобильдә кыр кәҗәсен бәрдергән. Хайван алган җәрәхәтләрдән үлгән, автомобиль җитди зыян күргән.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты искәртә: юлларга якын үскән куаклар-үсемлекләр арасыннан теләсә кайсы вакытта кыргый хайван атылып чыгарга мөмкин. Машина йөртүчеләргә урман массивлары буйлап барганда сак булырга кирәк.
Кыргый хайваннар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау максатларында автотранспорт чараларын йөртүчеләргә тизлек режимын үтәүгә, бигрәк тә «Кыргый хайваннар» махсус тамгалары булган зоналарда, шулай ук тәүлекнең иртәнге һәм төнге вакытында автомобиль юлларында хәрәкәт иткәндә игътибар итәргә киңәш бирәбез.