«Чиста болыннар» тыюлыгы хезмәткәрләре үсеп килүче буынны экологик белем нигезләренә генә өйрәтеп калмыйча, бергәләп кошларны табигый җирлеккә дә җибәрәләр. Бу юлы аларга Чистайда яшәүче бер ханым мөрәҗәгать итә, ул бакчада кечкенә генә кош – чыркылдыкны күреп ала. Ул оча алмый кебек тоела. Кошны тикшерәләр – тышкы җәрәхәтләр табылмый. Аны табигый яшәү тирәлегенә чыгаралар.
Чыркылдык – күчмә кош. Татарстанда Себер чыркылдыгы яши. Аны көлүгә охшаган чутылдавының төрлелеге аркасында пересмешка (мыскыллап көлүче) дип атыйлар. Ул чыпчыксыманнар отрядына, әрәмә чыпчыклары семьясына һәм Себер чыркылдыгы төренә керә. Бу кошчыкның зурлыгы чыпчыкныкыннан кечерәк – 7-9 см, авырлыгы 10 граммга кадәр җитә. Каурыйларында соры, көрән һәм болганчык ак төсләр өстенлек итә. Томшыгы зур түгел, киң.