Җәрәхәтләнгән канатлы карчыганы елга порты автостоянкасыннан ерак түгел Казанда яшәүче битараф булмаган ханым күреп ала.
«Узып барганда, автомобиль түбәсендә утыручы кош күземә чалынды. Ул очып китәргә тырышып карады, ләкин булдыра алмады һәм җиргә егылды. Сәламәт кошның кешеләргә якын килмәячәген һәм ачык урында озак утырмаячагын аңлап, аңа нидер булгандыр, дигән карарга килдем һәм ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетына мөрәҗәгать иттем. Алар килгәнче, кошны койма янына кудым, тагын да яраланмасын дип сакладым», – ди ханым.
Белгечләр, урынга килгәч, ерткычны тикшерәләр, һәм аның канаты җәрәхәтләнгәнен ачыклыйлар. Тикшерү вакытында, аңа ярдәм итүләрен аңлагандай, кош үзен тыныч тота. Кыргый табигатьтә ул мондый җәрәхәт белән яши алмас иде. Хәзер ул Яшел Үзән районының тернәкләндерү үзәгендә белгечләр күзәтүе астында.