Татарстанда бурсык аулау сезоны башланды

2024 елның 15 августы, пәнҗешәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты бүген республикада бурсык аулау сезоны башлануны хәбәр итә. Ул 15 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Игътибар итегез, бурсык аулаганда түбәндәгеләр тыела:

даими бала үстерә торган өннәрне җимерү һәм казу, ау вакытында кулланыла торган өндәге этләргә ярдәм күрсәтү өчен өннәрне өлешчә казудан тыш(ау тәмамланганнан соң, өннәрнең казылган өлешләре тулысынча балчык белән күмелергә тиеш);

- корыч дугалы аякларыннан эләктереп тота торган стандарт капкыннарны куллану;

- һәвәскәр һәм спорт аулары вакытында утлы сырлы озын көпшәле ау коралын һәм 8 миллиметрдан артык калибрлы сырлы көпшәле катнаш утлы ау коралын куллану;

 элмәкләр, пневматик ау коралы, ятьмәләр һәм ятьмәләрдән ясалган башка тоту җайланмалары куллану.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International