ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының «ЦВИТОСЖМ» ДБУ хезмәткәрләре тарафыннан Камада кыслаларны законсыз тоту факты туктатыла

2024 елның 23 августы, җомга

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләрне кертү үзәге хезмәткәре һәм Мамадыш Балык заводы вәкиле белән берлектә Кама елгасында контроль-күзәтчелек чараларын гамәлгә ашыру барышында тыелган балык тоту кораллары белән кысла тотучы ике гражданин тоткарлана.

Урынга полиция хезмәткәрләре чакырылган. Аларны тикшергәндә 406 данә кысла һәм 30 кысла аулагыч табылган. Хәзерге вакытта РФ Җинаять кодексының 256 статьясы (Су биологик ресурсларын законсыз аулау (тоту)) буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International