Татарстанның өч автотрассасында ике поши һәм кыр кәҗәсе һәлак булган

2024 елның 26 августы, дүшәмбе

Республика юлларында ял көннәрендә ике поши һәм кыр кәҗәсен бәрдергәннәр. Һәлакәтләр Азнакай, Лаеш һәм Яңа Чишмә районнарында булган.

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты, урман массивлары аша уза торган автомобиль юлларында йөргәндә, кыргый хайваннарны бәрдермәс өчен, автомобиль сөючеләрнең аеруча игътибарлы булуларын һәм тизлек режимын саклауларын сорый.

Исегезгә төшерәбез: юл-транспорт һәлакәтләре ешрак Алабуга һәм Питрәч районнарында М7 трассаларында, шулай ук Зәй районында «Яр Чаллы – Зәй – Әлмәт», Әлмәт районында «Казан – Оренбург» һәм Зеленодольск районында «Казан – Йошкар-Ола» автомобиль юлларында була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International