ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре «Казан –Оренбург» трассасы буенда Кызыл китапка кертелгән чөгә балыгы белән законсыз сәүдә итүне ачыклады

2024 елның 27 августы, сишәмбе

Бүген ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре «Казан –Оренбург» трассасы буйлап балык белән сәүдә итү урыннарына рейд чарасы уздырдылар.

Рейдлар барышында Лаеш һәм Балык Бистәсе районнары территориясендә чөгә балыгы сату фактлары теркәлде. Хокук бозучыларга карата «Сирәк һәм юкка чыгу куркынычы яный торган хайван яки үсемлек төрләрен юк итү» ТР КоАП 3.1 статясы буенча административ хокук бозу турында беркетмәләр төзелде.

Исегезгә төшерәбез: Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән сирәк һәм юкка чыгу куркынычы яный торган хайван яисә үсемлек төрләрен юкка чыгарган өчен гражданнарга – ике мең сумнан дүрт мең сумга кадәр; вазыйфаи затларга – ун мең сумнан унбиш мең сумга кадәр; юридик затларга йөз мең сумнан ике йөз мең сумга кадәр административ штраф салу каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International