Төнлә Минзәлә районындагы Түбән Кама сусаклагычы территориясендә ТР Биоресурслар буенча Дәүләт комитеты хезмәткәрләре тарафыннан тыелган балык тоту кораллары белән су биологик ресурсларын тотучы гражданин тоткарланды. Аңардан 600 кысла тартып алынды.
Урынга полиция хезмәткәрләре чакырылды. Хәзерге вакытта РФ Җинаять кодексының 256 статьясы (Су биологик ресурсларын законсыз аулау (тоту)) буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.