Идарә республика күләмендә 2013 елның язгы ау чоры нәтиҗәләренә һәм көзге- кышкы ау чорына әзерләнү мәсьәләләренә багышланган семинар-киңәшмә үткәрде

2013 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе
2013 елның 16 октябрендә Казан шәһәрендә Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе башлыгы Дмитрий Алексеевич Иванов рәислеге астында семинар узды. Киңәшмә эшендә ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының җир асты, табигый байлыкларны куллануһәм тирә-якны саклау бүлеге башлыгы Фасхутдинов М.Г., ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария Идарәсе башлыгы урынбасары Никитин А.И., аучылык хуҗалыклары вәкилләре, ТР буенча Россельхознадзор вәкилләре катнаштылар. Киңәшмәнең максаты – бергәләшеп язгы ау чорының нәтиҗәләретурында фикер алышу, бөтен проблемалы мәсьәләләрне ачыклау, 2013 елның көзге- кышкы ау чорына әзерләнүнең төп мәсьәләләрен ачыклау. Безнең төп максат – аучылык байлыкларын саклау һәм җитештерү. Аучыларның төп максаты – аучылык байлыклары белән нигезле куллану Һәм республика халкына, кунакларына төрле ау хайваннарына ауны югары дәрәҗәдә үткәрү. Үткән ел эчендә “ Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә яңа технологияләр кертү үзәге” актив эшли башлады.
Үзәкнең 12 хезмәткәре, кыска вакыт эчендә дәүләт аучылык заказникларында һәм җир-суларны саклау буенча тәртип урнаштырдылар. Идарә үзенең хезмәткәрләрен, аучыларын өйрәтү өчен Киров академиясеннән алдагы профессорларны чакырды. Семинар вакытында, ау чорының нәтиҗәләреннән башка, аучылык байлыкларының санын билгеләү һәм аларны саклау, күзәтү чараларының нәтиҗәләре, ТР яңа юнәлеш: киек үрчетү, хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм куллану өлкәсендә хокук бозуларга чик кую сораулары да күтәрелде. безнең республикабыз территорисендә африка чумасы һәм котыру авыруы чыгуына һәм таралуына каршы чаралар турында аерым фикер алыштылар. “ Күп аучылар,африка чумасының чын куркынычын аңлап бетермиләр, шуңа күрә без, авыру турында тәфсилләп сөйләсеннәр өчен, ветеринарларны да чакырдык. Африка чумасы ТР территориясендә табылса, кабан дуңгызының бөтен баш санын юк итәргә туры киләчәк. Ә ул аучылык хуҗалыклары өчен бик зур зыян”- дип, билгеләп китте Дмитрий Алексеевич. ” 2012 елда Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану өлкәсендә рейтингның югары күрсәткечләре өчен аучылар арасында һәм Идарәнең штаттан тыш актив иҗтимагый инспекторларына ” киңәшмә нәтиҗәләре буенча, тантаналы рәвештә, Идарә башлыгы мактау кагәзләре белән бүләкләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International