Республикада кайбер кыйммәтле мехлы хайваннарга һәм пошиларга ау сезоны ачыла

2024 елның 13 сентябре, җомга

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр иткәнчә, 15 сентябрьдә республикада кайбер төр кыйммәтле мехлы хайваннарга (үр куяны, төлке, бүре, корсак) һәм барлык җенес-яшь төркемнәрендәге пошиларга ау сезоны ачыла.

Үр куяны, төлке, бүре һәм корсакка ау сезоны 2025 елның 28 февраленә кадәр, пошига – 2025 елның 10 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.

Исегезгә төшерәбез: аучыларга Аучылык һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен, шулай шулай ук аучылык ресурсларын аулауның рөхсәт ителгән нормаларын һәм утлы корал белән эш иткәндә куркынычсызлык техникасын үтәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International