ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре тарафыннан тыюлык территориясендә су биологик ресурсларын законсыз тоту туктатылды

2024 елның 20 сентябре, җомга

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Югары Ослан районының Гаврилка авылыннан 700 метр төньяктарак урнашкан «Зөя" тыюлыгы территориясендә күзәтчелек чаралары барышында тыелган балык тоту кораллары белән су биологик ресурсларын тотучы гражданны тоткарладылар.

Хәзерге вакытта РФ Җинаять кодексының 256 статьясы (Су биологик ресурсларын законсыз аулау (тоту)) буенча җинаять эше кузгату һәм материалларны табигатьне саклау прокуратурасына тапшыру турында мәсьәлә хәл ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International