Баулы районы урманнарында кыр кәҗәләре һәм пошилар өчен сукмакларны таптадылар һәм чистарттылар

2024 елның 25 сентябре, чәршәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре алда торган биотехник чараларга әзерләнә башлыйлар. Алар аучылар белән бергә урман юлларын чистарталар.

«Мондый чаралар даими үткәрелә. Бу юл буйлап туклану мәйданчыкларына кыр кәҗәләре һәм пошилар йөри. Ә хәзер аларга йөрергә җиңелрәк булачак.. Һәлакәт хәлендәге агачларны кисүгә аерым басым ясалды», – дип сөйли ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Баулы районы буенча районара бүлеге башлыгы Азат Миназов.

Урманда агач араларындагы юлларны чистарту территорияләрдә сыйфатлы патрульлек итәргә булыша һәм урманнарда хайваннарның йөрү мөмкинлеген арттыра.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International