Казан халкы коткарган тәлләтәвечләр тернәкләндерүгә җибәрелде

2024 елның 4 октябре, җомга

Битараф булмаган шәһәр халкы бик еш кына сирәк очрый торган кошларны – тәлләтәвечләрне «коткаручыларга» әверелә. Аларны хәлсез килеш тәрәзә төпләрендә табып алалар. Бер атна эчендә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләренә өч мөрәҗәгать килде. Канатлыларны тикшергәндә, аларның шәһәр чикләрендә бәрелешкәндә алган җәрәхәтләре булуы ачыкланды.

 Кыргый табигатьтә кошлар мондый җәрәхәт белән яши алмыйлар, алар барысы да Яшел Үзән районының тернәкләндерү үзәгенә җибәрелде. Хәзер тәлләтәвечләрнең көзге очыш чоры. Бу вакытта аларның яшәү өчен хас булмаган урыннарга кинәт килеп чыгуы ихтималы зур.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International