Түбән Кама районында йөк ташучы пошины фото-видеога төшергәннәр

2024 елның 9 октябре, чәршәмбе

ТР Дәүләт комитетының Түбән Кама районы буенча районара бүлеге башлыгы гомум кулланыштагы аучылык биләмәләре территориясендә төшерелгән гадәти булмаган фотолар белән уртаклашты. Фото һәм видеода аркасына саескан кунаклаган поши сурәтләнгән.

Кошның ни өчен шулай кыланганы аңлашылмый. Бу азык эзләү белән дә, куркынычсызлыкны тәэмин итү белән дә, оя кору белән дә бәйле түгел. Мөгаен, ул пошига утырып йөрергә һәм кызык итеп уйнарга теләгәндер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International