Әнисенә кайтарганнар: ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре сулыкка төшкән поши бозавын коткарганнар

2024 елның 11 октябре, җомга

Лаеш районында поши бозавын коткарганнар. Туганнары белән сулык тирәсендә йөргәндә, ул сулыкка егылып төшә һәм үзлегеннән ярга чыга алмый.

Янында әнисе дә була, ләкин ул берничек тә баласын коткара алмый. Аларга ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре ярдәмгә килә. Алар хәлсезләнгән һәм курыккан сабыйны судан чыгаралар һәм әнкәсенә тапшыралар.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International