ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре МХО зонасына корал тапшыруда актив катнаша

2024 елның 15 октябре, сишәмбе

«Безнең хезмәткәрләр шәхси коралларын тапшыралар һәм МХО ихтыяҗларына корал тапшыру буенча аучылар белән актив эш алып баралар. Бүгенгә 230 дан артык ату коралы һәм аларга патроннар җибәрелде. Хәзерге вакытта әлеге корал – дроннарга каршы көрәштә иң нәтиҗәле чараларның берсе. Барлык аучылардан да битараф калмауларын һәм мылтыкларын Росгвардиянең Татарстан буенча идарәсенең лицензия-рөхсәт бирү эшенең территориаль бүлекчәләренә тапшыруларын сорыйм», – ди ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының районара бүлеге башлыгы Вячеслав Кузнецов.

Исегезгә төшерәбез: корал бүләк итәргә теләүче гражданнар республика территориясендәге Росгвардия идарәсенең лицензия-рөхсәт бирү эше үзәге район бүлекчәләренең теләсә кайсысына мөрәҗәгать итә ала. Ведомство белгечләре процедураны аңлатачак һәм кирәкле документларны тутырырга ярдәм итәчәк. Казан халкы өчен – Татарстан Республикасы буенча Росгвардия идарәсенең лицензия-рөхсәт бирү эше үзәге, Лазарев ур., 16. Тапшыру тәртибе турында мәгълүмат алу өчен ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләренә дә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International