Татарстанда барлык ау төрләренә вакытлыча чикләүләр кертелде

2024 елның 16 октябре, чәршәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты 16 октябрьдән 31 октябрьгә кадәр аучылык биләмәләрендә ауның барлык төрләрен гамәлгә ашыруга вакытлыча тыю кертелүен искә төшерә. Ике атна дәвамында ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре хокук саклау органнары белән берлектә профилактик рейд чаралары үткәрәчәк.

Әлеге тыюны үтәмәгән өчен РФ КоАПның 8.37 статьясы – «Аучылык кагыйдәләрен, балыкчылыкны һәм хайваннар дөньясы объектларыннан файдалануның башка төрләрен регламентлаучы кагыйдәләрне бозу» буенча административ җаваплылык каралган. Гражданнар өчен – бер елдан алып ике елга кадәр вакытка аучылык итү хокукыннан мәхрүм итү; вазыйфаи затларга – утыз биш мең сумнан илле мең сумга кадәр күләмдә штраф, ау коралларын конфискацияләү белән яки ансыз.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International