Ауцион үткәрү турында

2013 елның 23 октябре, чәршәмбе
2013 елның 23 октябрендә Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе ТР Биек Тау районында һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-суларына кагылган, аучылык хуҗалыгына килешү төзергә хокук алу өчен түбәндәге чикләрдә аукцион үткәрде.
      
төньяк: –Казан-Арча машина юлы   М-7 машина юлы белән киселешкән ноктадан алып, Казан-Арча юлы буйлап төньяк - көнчыгышка таба Ямаширмә авылына борыла торган юлга кадәр;
көнчыгыш: –   Казан-Арча машина юлы   Ямаширмә авылына бара торган юл белән киселешкән ноктадан алып, Ямаширмә авылына бара торган машина юлы буйлап авылга кадәр, аннары Ямаширмә авылыннан машина юлы буйлап, кеше тормый торган Новоселок поселыгына таба, аннары Ушня елгасы агымы буйлап аска таба, Биек Тау һәм Питрәч муниципаль районнарының чикләре белән киселешкән ноктага кадәр;
көньяк:- Ушня елгасы Биек Тау һәм Питрәч муниципаль районнарының чикләре белән киселешкән ноктадан алып, шул чик буйлап көньяк- көнбатыш якка таба Биек Тау һәм Питрәч муниципаль районнарының чикләре М-7 машина юлы белән киселешкән ноктага кадәр.
көнбатыш:- Биек Тау һәм Питрәч муниципаль районнарының чикләре М-7 машина юлы белән киселешкән ноктадан алып, төньяк- көнбатыш якка таба Казан-Арча машина юлы белән киселешкән ноктага кадәр.
 
Аукцион нәтиҗәсендә җиңүче булып ООО « Охотничьи традиции» танылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International