Татарстанлылар Кызыл китапка кертелгән җәрәхәтләнгән ябалакларны коткарды

2024 елның 29 октябре, сишәмбе

Казан һәм Биектау районының битараф булмаган кешеләре Кызыл китапка кертелгән җәрәхәтләнгән ябалакларны күреп ала. Бу озынкойрык соры ябалаклар була. Алар хәрәкәтләнә алмыйлар, зур, матур күзләрен тутырып куркып карап торалар.

Кешеләр кичекмәстән ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итә. Алар кошларны карап тикшерәләр. Кошлар үзләрен яхшы хис итә. Якындагы арада ябалаклар рәтләнеп беткәнче тернәкләндерү белгечләре күзәтүе астында булачаклар. Шуннан соң табигый яшәү тирәлегенә җибәрелергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International