Туңа башлаган сулыклардагы аккошлар: кыш көне кошларны коткару турында ниләр белергә кирәк

2024 елның 30 октябре, чәршәмбе

Салкыннар һәм кыраулар башлану белән, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетына республика күлләрендәге аккошлар язмышы өчен борчылган кешеләрдән мөрәҗәгатьләр килә. Шуңа бәйле рәвештә без гражданнарны борчыган сорауларга җаваплар әзерләдек:

  1. Аккошлар нигә очып китмәгәннәр? Бу кышның елдан-ел җылына баруы, сулыкларның туңмавы, нәтиҗәдә аккошларның даими рәвештә азык таба алуына бәйле. Моннан тыш, аккошларны даими рәвештә кешеләр дә ашата. Кошлар кешегә ияләшә һәм шәһәр күлләрендәге «ризыклы урыннарыннан» бөтенләй аерылырга теләми.

  2. Ә алар туңса? Май запаслары – табигый җылыткыч, ул каурыйлыларга түбән температураларны кичерергә һәм салкын суда йөзәргә ярдәм итә. Салкыннар башланганда кош бөтен көчен энергияне һәм җылылыкны саклауга сарыф итә. Ул ярдан ераграк боз өстендә куркынычсыз урын сайлый, ята һәм ял итә.

  3. Кошларга ярдәм кирәкме-юкмы икәнен ничек билгеләргә? Әгәр дә аларның җәрәхәтләнү яки зарарлану билгеләре күренеп торса, яки кош боз өстендә ятса, һәм аның каурые бозлы элпә белән капланган булса, аларга ярдәм кирәк дигән сүз. Башка барлык очракларда да кош кеше ярдәменә мохтаҗ түгел!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International