ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре һәм Теләче районы аучылары МХО зонасына мылтык һәм 100 патрон тапшырдылар

2024 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре һәм Теләче районы аучылары махсус хәрби операция зонасына 5 мылтык һәм 100 патрон тапшырдылар.

Алгы сызыкта һәр мылтык исәптә. Шома көпшәле ату коралына аеруча ихтыяҗ зур. Ул хәрбиләргә пилотсыз очу аппараты белән көрәштә ярдәм итә һәм хәрәкәт иткәндә дә, засада вакытында да кулланырга уңайлы.

Исегезгә төшерәбез: корал бүләк итәргә теләүче гражданнар республика территориясендәге Росгвардия идарәсенең лицензия-рөхсәт бирү эше үзәге район бүлекчәләренең теләсә кайсысына мөрәҗәгать итә ала. Ведомство белгечләре процедураны аңлатачак һәм кирәкле документларны тутырырга ярдәм итәчәк. Казан халкы өчен – Татарстан Республикасы буенча Росгвардия идарәсенең лицензия-рөхсәт бирү эше үзәге, Лазарев ур., 16. Тапшыру тәртибе турында мәгълүмат алу өчен ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләренә дә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Мондый ярдәм киләчәктә дә дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International