Бәхетле тәмамланган сәяхәт: ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре маралга урманына кайтырга булышты

2024 елның 5 ноябре, сишәмбе

Түбән Кама буйлап йөргән сәяхәтче маралга табигый яшәү тирәлегенә юл күрсәттеләр. Узган атнада ул социаль челтәрләрнең «йолдызы»на әйләнгән иде. ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре затлы боланның сәяхәт юлын шактый гына күзәттеләр.

Алар аны ерак түгел генә район юлларының берсендә күреп алдылар. Марал җәрәхәтләнмәгән, үзен тыныч тота, машиналардан да, кешеләрдән дә курыкмый. Хайванга туган җиренә кайтырга ярдәм итү өчен хезмәткәрләргә бераз көч сарыф итәргә туры килде. Алар, автомобиль агымын туктатып, машина йөртүчеләрдән игътибарлырак һәм саграк булуларын үтенделәр. Шундый гади генә ярдәм аркасында хайван табигый яшәү тирәлегенә әйләнеп кайтты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International