ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре һәм Баулы районы аучылары алгы сызыкка 4 мылтык һәм 75 патрон тапшырдылар. Аучыларның мылтыкларны тапшыру карары яңа территорияләрдә хезмәт итүче якташларына ярдәм итү, шулай ук җиңүне якынайту теләге белән бәйле. Мондый корал ярдәмендә дошманның пилотсыз очу аппаратларына каршы көрәшү күпкә җиңеләя. Үзебезнең техниканы югалтулар кими.
Махсус хәрби операция ихтыяҗлары өчен ау коралы тапшырырга теләүчеләр республика территориясендәге Росгвардия идарәсенең лицензия-рөхсәт бирү эше үзәге район бүлекчәләренең теләсә кайсысына мөрәҗәгать итә ала. Ведомство белгечләре процедураны аңлатачак һәм кирәкле документларны тутырырга ярдәм итәчәк. Казан халкы өчен – Татарстан Республикасы буенча Росгвардия идарәсенең лицензия-рөхсәт бирү эше үзәге, Лазарев ур., 16. Тапшыру тәртибе турында мәгълүмат алу өчен ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләренә дә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Мондый ярдәм киләчәктә дә дәвам итәчәк.