Кошларны кайгырту: республикада кошлар өчен 100 дән артык җимлек эленде

2024 елның 15 ноябре, җомга

Татарстанның барлык районнарында кышлаучы кошларны тукландыру буенча «Песнәк көне» акциясе уза. Чара барышында тыюлык хезмәткәрләре үсеп килүче буынга канатлы кошларның үзенчәлекләре, гадәтләре һәм аларны карау турында җиңел һәм мавыктыргыч формада сөйлиләр, шулай ук бергәләп җимлекләр эләләр.

«Бу гаҗәеп чара, ул безгә салкыннарда кошларны кайгыртырга кирәклеген искә төшерә. Балалар гадәттә дәреслекләр һәм энциклопедияләр буенча өйрәнгәнне белгечләр аларга аңлаешлы уен формасында сөйли», – диләр тәрбиячеләр һәм педагоглар.

Акция башланганнан бирле балалар бакчалары һәм ишегаллары территорияләрендә 100 дән артык җимлек эленде инде. ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты битараф булмаганнарны катнашырга һәм кошларга кышны үткәрергә ярдәм итәргә чакыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International