Республиканың өч районы аучылары МХОга дроннар аулау өчен мылтыклар һәм патроннар җибәргән

2024 елның 22 ноябре, җомга

МХО ихтыяҗлары өчен гражданнарның корал тапшыруы безнең сугышчыларга ярдәм итүнең даими формаларының берсенә әверелә бара. Бүген Нурлат, Яңа Чишмә һәм Чистай районнары аучылары чираттагы партия мылтык һәм 70 патрон тапшырдылар.

«Элек мылтык белән ауга йөрдем, ә аның хәрби хәрәкәтләр зонасында бик кирәк булуын исәпкә алып, безнең егетләргә ярдәм итү өчен тапшырырга карар кабул иттем. Хәрбиләр сүзләренчә, ул пилотсыз очкычларны 50 метрга кадәр дистанциядә бәреп төшерергә мөмкин», – диләр аучылар.

Махсус хәрби операция ихтыяҗлары өчен ау коралы тапшырырга теләүчеләр республика территориясендәге Росгвардия идарәсенең лицензия-рөхсәт бирү эше үзәге район бүлекчәләренә мөрәҗәгать итә ала. Казан халкы өчен – Татарстан Республикасы буенча Росгвардия идарәсенең лицензия-рөхсәт бирү эше үзәге, Лазарев ур., 16. Тапшыру тәртибе турында мәгълүмат алу өчен ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләренә дә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International