Татарстан аучылары, МХОга мылтыкларын тапшыру өчен, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләренә һәм лицензия-рөхсәт бирү эшләре үзәкләренә мөрәҗәгать итүләрен дәвам итәләр. Бүген Әлмәт районында мылтык һәм патроннарның икенче партиясен Бөгелмә һәм Ютазы районнары аучылары тапшырды.
Элек алар бу кораллар белән «табыш» өчен ауга йөргәннәр. Кораллар беркайчан да сынатмаган. Хәзер исә алгы сызыктагы егетләргә ярдәм итәргә вакыт җиткән. Алар 3 мылтык һәм аларга 40 патрон алачак.
Акция башланганнан бирле ике район аучылары тарафыннан 6 мылтык һәм 130дан артык патрон тапшырылган. Исегезгә төшерәбез: махсус хәрби операция ихтыяҗлары өчен ау коралын Росгвардия идарәсе лицензия-рөхсәт бирү эше үзәгенең район бүлекчәләрендә һәм Татарстан территориясендәге Росгвардия идарәсенең лицензия-рөхсәт бирү эше үзәгендә (Казан ш., Лазарев ур., 16)тапшырырга мөмкин. Тапшыру тәртибе турында мәгълүмат алу өчен ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләренә дә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.